"Һәйкәлләр сөйләгәндә" социаль акция-конкурсы

2023 елның 8 феврале, чәршәмбе

Кадерле лениногорскилылар, Сезне Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган «һәйкәлләр сөйләгәндә» Бөтенроссия акциясендә катнашырга чакырабыз.

Конкурсның  нәтиҗәләре этаплап – ике-өч айга бер тапкыр ясала. Катнашу өчен гаризаны 23 мартка кадәр бирергә мөмкин. Конкурсның соңгы нәтиҗәләре агымдагы елның май аенда игълан ителәчәк.

Инициаторлар булып узган ел 85 еллык юбилеен, быел немец-фашист илбасарларыннан азат ителүнең 80 еллыгын билгеләп үткән Ростов өлкәсенең гражданнар активистлары чыгыш ясады.

Акция Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы һәм «Ростов өлкәсе Гражданлык инициативаларын үстерү агентлыгы»АКБО әгъзалары ярдәме белән үткәрелә

Акциядә актив катнашучылар электрон сертификатлар ала. Катнашу, призлар һәм сертификатлар алу өчен сылтама буенча теркәлегез:http://по ссылке

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International