Конкурс республиканың социаль-икътисади проблемаларын хәл итүгә, балаларга, инвалидларга, өлкән яшьтәге гражданнарга, халыкның башка социаль якланмаган категорияләренә социаль ярдәм күрсәтүгә, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау, мәдәният һәм спорт учреждениеләренең матди базасын үстерү һәм ныгытуга, хәйрия эшчәнлеген башкару формаларын үстерүгә юнәлдерелгән хәйрия эшчәнлеген үстерү максатларында үткәрелә.
Конкурста катнашырга мөмкиннәр:
- эре һәм урта предприятиеләр, оешмалар;
- кече бизнес предприятиеләре;
- шәхси эшмәкәрләр;
- коммерцияле булмаган оешмалар;
- физик затлар;
- хәйрия фондлары;
- массакүләм мәгълүмат чаралары.
Конкурста катнашуның мәҗбүри шарты булып хәйрия эшчәнлеге буенча дөрес һәм тулы мәгълүмат бирү тора.
Конкурс нәтиҗәләре бүләкләү тантанасында ясала һәм массакүләм мәгълүмат чараларында басыла.