Очрашуда шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, ТҖҮ рәисе урынбасары Ирина Трищанкова, башлык киңәшчесе Петр Гринь, Лениногорск шәһәр Советы депутаты Рафаэль Нуретдинов, Эчке эшләр бүлеге, 11 нче янгын коткару часте вәкилләре катнашты.
Җыелышның төп бурычлары-халыкка башкарылган эшләр һәм киләсе елга планнар турында мәгълүмат бирү, шулай ук тәкъдимнәр, кисәтүләр һәм сораулар рәвешендә кире элемтә.
Җыелышка микрорайон проблемаларына битараф булмаган кешеләр күп килде. Җыенда халыкны борчый торган күп сораулар каралды.
Барлык сораулар да эшкә алынды.