Чара Росреестрның 15 еллыгына багышланган һәм бер үк вакытта илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да узачак.
Республика халкы үз сорауларын 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча бирә алачак.
Шалтыратулар 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
Кайнар линиягә шалтыратып, сез белә аласыз:
- җир кишәрлекләренә, йортларга, фатирларга һәм башка объектларга хокукларны ничек теркәргә;
- милекне ничек дөрес сатып алырга яки сатырга;
- «гараж» яки «дача амнистиясеннән»ничек файдаланырга;
- ни өчен элек барлыкка килгән хокукларны теркәргә,
- күчемсез милеккә хокукларны теркәгәндә нинди очракларда нотариуска мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кайнар линия белгечләре консультацияләрен физик һәм юридик затлар, шулай ук бизнес вәкилләре ала ала.