Космик элемтә иярченнәре яз якынлашуын беренче булып сизә. Җир, Кояш тирәли әйләнеш ясап, аңа төньяк ярымшары белән борыла. Бу вакытта язгы кояш интерференциясе башлана —Кояш элемтә спутникларының артында кала.
Бу халәт берничә минут була һәм кире элекке хәленә кайта. Күпчелек цифрлы эфир телевидениесе кулланучылар, әлеге үзгәрешне сизмәскә дә мөмкин. Бу озак түгел, берничә секундтан 5 минутка кадәр дәвам итә.
Татарстан Республикасында интерференция башлану һәм тәмамлау вакыты-2023 елның 21 февраленнән 2023 елның 16 мартына кадәр дәваи итә, 11.57 дән 13.06 га кадәр.
Һәр торак пунктта теле - һәм радиопрограммаларны трансляцияләү мөмкин булган өзеклекләр графигы РТРС сайтында «Телерадиоканалларны вакытлыча өзү» бүлегендә (https://tatariva.rtrs.ru/tv/breaks/) һәм телетамашачы кабинетында (https://online.rtm.ru/) басыла.