Лениногорскида Татарстан мөселманнарының беренче чаңгы ярышлары узды

2023 елның 4 феврале, шимбә

4 нче февраль көнне Лениногорск шәһәрендә мөхтәсибәт тарафыннан Беренче Татарстан мөселманнары чаңгы ярышы уздырылды. Әлеге чара мөселманнар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, аларны үзара аралаштыру, сәламәт яшәү рәвешен ассызыклау ниятеннән үткәрелде.


Барлыгы 11 районнан 5 вакыт намаз укучы мөселманнар көч сынашты. Алар арасында Арча, Әлмәт, Кумара, Бөгелмә, Лаеш, Сарман, Мөслим Һ.б. районнар бар иде. 2 км га сузылган трассада беренчелекне Кукмара чаңгычылары яулады. Икенче урын Теләче һәм өченче урын Лаеш төркемнәренә бирелде. Һәр ярышучының шәхси вакытын исәпләп Теләче, Кукмара, Лаеш егетләре беренчелекне яулады.
Оештыруда зур хезмәт керткән хакимият башлыгы Рагят Галиагзам улына һәм аның кул астында эшләүчеләргә, спорт бүлеге җитәкчесе Марс Магир улына, “Татнефть” спорткомплесы җитәкчелегенә, чиксез рәхмәтебезне белгертәбез. Күрсәткән изгелекләре ике дөнья бәхетенә ирешергә сәбәп булса иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International