Район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә лениногорскилылар хәрбиләр янына хәрби операция зонасына киттеләр

2023 елның 4 феврале, шимбә

Шимбә көнне Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә төркем безнең хәрбиләребез янына махсус хәрби операция зонасына юл тотты.

Рәгать Хөсәенов белән “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Марс Хәсәнов, Әфганстан ветераннары Союзының Россия региональ бүлекчәсенең Лениногорск бүлеге рәисе, “Беркут” хәрби-патриотик клуб җитәкчесе  Рамил Даутов, чик буе гаскәрләре ветераны, “Арго” җәмгыяте директоры Рамил Асадуллин китте.  

Хәрбиләр янына махсус хәрби операция зонасына 10 тоннадан артык гуманитар ярдәм озатылды. Ике автомобиль: УАЗ һәм Chevrolet Niva машиналары солдатлар өчен бик тә ярап куячак. Моннан тыш тепловизорлар, бинокльләр, генераторлар, бензин пычкылары, җылыту миче, медикаментлар,  квадрокоптерлар, төзелеш инструментлары, йокы капчыклары, автомобиль запчастьлары, азык-төлек продуктлары бар иде.

“Гуманитар ярдәм бизнес җитәкчеләре, эшмәкәрләр, иҗтимагый хәрәкәтләр, шәфкатьле лениногорскилылар ярдәмендә җыелды”, - ди Рәгать Хөсәенов.

Булышучыларның барысына да зур рәхмәт.  Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Барысы да хәрбиләр тизрәк исән-сау кайтсын өчен эшләнелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International