Лениногорск муниципаль районында «Гаилә белеме» дәресләре

2023 елның 3 феврале, җомга

2023 елның 2 февралендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары танышу экскурсиясенә чакырылды.

ГХАТ бүлеге начальнигы Миннгалямова Елена Яковлевна ярдәме белән экскурсия хокукый мәгълүмат сәгатенә щверелде. Балалар биредә гражданлык хәле актларының нинди төрләре теркәлүен, архивның ничек формалашуын, никахлашу шартларының нинди булуын белделәр. Әңгәмәдә һәр документны, аңа кул куяр алдыннан, игътибар белән укырга кирәклегенә игътибар ителде. Укучылар белән әңгәмәдә никахка керүчеләрнең яшенә аерым басым ясалды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International