Лениногорскида 23нче балалар бакчасында "Бию-милләтара аралашу теле" бәйгесе узды. Конкурста шәһәрнең унҗиде балалар бакчасы коллективы катнашты.
Конкурсантлар жюри әгъзаларына үзләренең бию номерларын тәкъдим иттеләр.
I дәрәҗә конкурс лауреатлары: 27 нче балалар бакчасы, 30 нчы балалар бакчасы, 14 нче балалар бакчасы, 29 нчы балалар бакчасы;
II дәрәҗә конкурс лауреатлары: 23нче балалар бакчасы, 12нче балалар бакчасы;
III дәрәҗә конкурс лауреаты: 31 нче балалар бакчасы.
Җиңүчеләрне конкурсның дәвамы һәм аның зона этабы көтә. Конкурста катнашучыларның барысына да уңышлар телибез!