28 гыйнвар көнне Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда 40 ел бергә кулга-кул тотынышып яшәүче Саляев Виктор Николаевич белән Таисия Федоровна гаилә юбилее белән котладылар.
Юбилярлар «Мендельсон маршы» тавышлары астында залга үтте, тантаналы рәвештә Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы юбилярларының мактау китабына имзалаларын калдырды, туй вальсында әйләнделәр. Татарстан Республикасы "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Салаевлар гаиләсен котлап тагын күп еллар бәхетле яшәүләрен теләде.