Лениногорск районында гражданнар җыеннары тәмамланды

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Шөгер мәдәният йортына авыл тормышына битараф булмаган шөгерлеләр килде. Ә мәдәният йорты фойесында бай күргәзмә әзерләнгән иде. Шөгер мәктәбе укучылары биолаборатория турында сөйләде, лаборатория эшчәнлеге белән таныштырды. Гөмбә үстерү белән шөгыльләнүче Ринат Садыков шампиньоннарны күргәзмәгә куйган. Мәктәптән тыш эшләр үзәге балаларың кул эшләрен тәкъдим итте.

Шөгер авыл җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин 2022 елда эшләнгән эшләр турында хисап тотты, быелга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.

Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков Лениногорскиның социаль-экономик хәле белән таныштырды, 43 район арасында Лениногорск 15нче урында тора. Быел Татарстан нефтенә 80 ел һәм Ромашкин нефть ятмаларына 75 еллык юбилейларны лаеклы каршы алыйк, диде. Шөгерлеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шөгер балалар китапханәсе мөдире Светлана Загретдинова, ветераннар советы рәисе Надежда Вакулюк, «Тургай» балалар бакчасы мөдире Сания Якупова бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International