Яшьләрне заманча мәгълүмати мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре белән таныштырдылар

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

10 нчы мәктәп базасында "Логос" балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү психология-педагогик үзәге педагог-психологы Седова Ирина Михайловна яшьләр белән «Медиаграм»дигән темага лекция чыгышы үткәрде.

Әлеге чараның максаты: яшьләрдә мәгълүмат продукциясен мөстәкыйль, җаваплы куллану күнекмәләрен формалаштыру, медиа-грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү иде.

Яшьләрне заманча мәгълүмати мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре белән таныштырдылар. Челтәр белән аралашу кагыйдәләрен өйрәнделәр. Балалар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр һәм биремнәрне үтәделәр, ребусларны чиштеләр. Ахырда  фильм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International