«Волонтер» үзәге волонтерлары Ленинград камалышында булган ветеран янына бардылар

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Ленинград блокадасын тулысынча бетерү көне алдыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләп килүче «Волонтер»  үзәге волонтерлары Радия Ахун кызы Гәрәевага  бардылар.

Радия Ахуновна волонтерлар белән хатирәләре белән уртаклашты. Блокада вакытында аңа 5 яшь иде. Аның сүзләренчә, сугыш кичә генә тәмамланган кебек, барысы да хәтергә уелып калган.

«Сугыштан куркыгыз! Тынычлыкны саклагыз, якыннарыгызны яратыгыз һәм  җиңүебезнең кыйммәтлеген  беркайчан да онытмагыз», - диде Радия Ахуновна.

Волонтерлар Радия Гәрәеваны игътибар белән  тыңладылар. Шулай ук балалар кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтте: чүп-чар чыгарды һәм азык-төлек алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International