Нәсел шәҗәрәсе фестивалендә катнашырга чакырабыз

2023 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Фестиваль родословной «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез»" конкурсы

ике этапта үткәрелә:

муниципаль (06.02.2023-29.03.2023),

зона (04.04.2023-12.04.2023). Катнашу бушлай. Фестиваль шәҗәрәләрне саклау һәм үстерүгә, буыннарның гаилә бәйләнешләрен һәм дәвамчанлыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекне Татарстан тарихына һәм үз гаиләсенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Муниципаль этап җиңүчесе диплом һәм акчалата приз белән бүләкләнә:

Зона этабында призерлар (1, 2, 3 урыннар) дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә:

50 000 (илле мең) сум – 1 урын өчен

40 000 (кырык мең) сум – 2 урын өчен

30 000 (утыз мең) сум – 3 урын өчен.

Республика этабы призерлары (1, 2, 3 урыннар) дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнә:

150 000 (йөз илле мең) сум – 1 урын өчен

130 000 (йөз утыз мең) сум – 2 урын өчен

100 000 (йөз мең) сум – 3 урын өчен.

Фестивальдә катнашу өчен гариза бирүчеләр Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетына 25 гыйнвардан 5 февральгә кадәр кәгазь яки электрон рәвештә гариза бирәләр.

Барлык сораулар буенча Сез ТР «Лениногорск муниципаль районы» Башкарма комитетының архив бүлегенә Лениногорск шәһәре, Куйбышев ур., 21 йорт, тел. 5-48-96 адресы буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Бүлек җитәкчесе - Максимова Наталья Викторовна, эл.почта: Natalya.Maksimova@tatar.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән Сез Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге сайтында таныша аласыз (http://arhiv.tatarstan.ru) .

Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы халкын катнашырга чакырабыз..

Конкурсның Нигезләмәсе:/file/leninogorsk/File/Положение о Фестивале(1).doc

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International