Хөрмәтле лениногорскилылар, йортыгызда электр чыбыкларының торышына игътибар итегез!

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

20 гыйнвар  21 сәгать 54 минутта  Шашин ур., 17 а йортта урнашкан «Алые паруса» кафесында янгын чыкты.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгынның беренчел сәбәбе-электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу.

Хөрмәтле Лениногорск һәм Лениногорск районы халкы, йортыгызда электр үткәргечнең торышына игътибар итегез!

Электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле янгыннардан саклану өчен:

- төзек булмаган электр җиһазларын эксплуатацияләү тыела;

- изоляциясе бозылган яки саклагыч үзлекләрен югалткан чыбыклар һәм кабельләр кулланырга ярамый;

- җылыту, киптерү һәм пешерү максатларында (электр мичләре, кыздыру электроламплары)  кулдан эшләнгән электр җылыту приборларын кулланмагыз;

- изоляцияләнмәгән электр чыбыкларын, кабельләрне һәм кулланылмаган электр челтәрләрен көчәнеш астында калдырмагыз;

- төзек булмаган электр әйберләрен кулланмагыз;

- электр чыбыкларын һәм кабельләрне бәйләргә һәм борырга ярамый

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International