Лениногорскида Кышкы Сабантуй үтте

2023 елның 22 гыйнвары, якшәмбе

Лениногорскида Кышкы Сабантуй бик күңелле итеп үтте.

Бәйрәмне “Татнефть-Актив” җәмгыяте профкомы СП Татнефть-ЛУТР хезмәткәрләре гаиләләре өчен уздырды. Бәйрәм алда торган юбилейлар – Татарстан нефтенең – 80, Ромашкин нефть ятмаларының 75 еллыгына багышланган иде. 

Кышкы Сабантуйда җәядән атып карадылар, чаңгыда шудылар, әлбәттә, җигелгән этләрдә йөрделәр.

“Мин өч балабыз белән килдем. Алар җигелгән этләрдә йөрделәр, җәядән атып карадылар. Беренче тапкыр снегоходларда йөрдек, урман буенча әйләнеп килдек. Бик яхшы әзерләнгән”, - ди Марат Мусин.

Салкын көн беркемне дә куркытмады. Зур палаткалар эченә кереп җылынырга була иде. Теләүчеләр өчен хуш исле пихта чәе дә тәкъдим итәләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International