Лениногорск районы халкы белән очрашулар дәвам итә

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

16 гыйнварда Лениногорск районы территориясендә авыл җирлекләрендә яшәүче халык белән очрашулар башланды.

Халык белән очрашуларда Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, башлык киңәшчесе Петр Гринь, хокук саклау органнары вәкилләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре катнаша.

Халык белән очрашулар 11 авыл җирлегендә узды инде. Кешеләр турыдан-туры район җитәкчелеге һәм хезмәтләре белән очраша. Нәкъ менә шундый очрашуларда кешеләр үзләрен борчыган барлык сорауларны турыдан-туры бирә, үз теләкләрен һәм дәгъваларын белдерә ала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International