18 гыйнварда Лениногорск муниципаль районында "Исток-Башлангыч" социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2022 ел йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар буенча җыелыш булып узды.
Директор Елена Ахмеджанова үз чыгышында оешманың 2022 елдагы эше, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыруның барышы, психик инвалид булган затларны уңышлы социальләштерү технологиясе, шулай ук белгечләрнең конкурс эшчәнлегендә катнашуы турында сөйләде.
Шулай ук җыелышта оешманың финанс-икътисадый һәм профсоюз эшчәнлеге мәсьәләләре яктыртылды.
Җыелыш барышында 2023 елга өстенлекле юнәлешләр һәм максатлар билгеләнде.