Лениногорск районы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары дәвам итә

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Лениногорск районы территориясендә 16 гыйнвардан авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары башланды.

Җыен инде биш авылда узды, бүген алар Ивановка (14:00) һәм Писмән (16:00) авыл җирлекләрендә узачак.

Иртәгә гражданнар җыены Кармалка җирлегендә 13:00 һәм Федорово җирлегендә 15:00 сәгатьтә узачак.

Гражданнар җыены-ул турыдан-туры хакимият вәкилләре, хезмәт күрсәтүче оешмалар һәм район хезмәтләре белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек. Авыл халкы үзләрен кызыксындырган сорауларны турыдан-туры бирә ала.

Җыен барышында авыл җирлекләре башлыклары 2022 елда башкарылган эшләр һәм 2023 елга бурычлар турында сөйлиләр, халыкның сорауларына җавап бирәләр.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов халыкны Лениногорск районының социаль-икътисади үсеше белән таныштыра, төрле федераль һәм республика программалары кысаларында башкарылган эшләр турында сөйли.

Барлык халыкны гражданнар җыеннарына чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International