Лениногорскида яшәүче хатын-кыз 1 миллион сумнан артык акчасын югалткан

2023 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

41 яшьлек хатын, акчаларын арттырырга омтылып, мошенникларның хәйләсенә эләгә.

Интернетта танылган компанияләрнең берсенә инвестицияләр кертү һәм үз акчаларын арттыру мөмкинлеге турындагы рекламаны күреп, заявка калдырырга була. Шул ук көнне гариза бирүчегә кире шалтыраттылар һәм табыш алу схемасы турында өйрәтәләр. Әңгәмәдәшләр аны телефонга тиешле программа тәэминаты урнаштырырга һәм биржа сайтларында теркәлергә, шулай ук беренчел взносны санап чыгаралар. Кыска гына манипуляцияләрдән соң аның счетындагы сумманың артуын күрсәтәләр һәм ставканы арттыру өчен тагын берничә йөз мең сум акча кертергә тәкъдим итәләр. Шулай итеп, гариза бирүче 1 миллион сумнан артык акча салган, аларның бер өлешен кредитка алган.  Хатын алдануын белгәч,  гариза белән полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсенең 4нче бүлегендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексын уздыра.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр гражданнарны уяу булырга  чакыра!

Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булдыгыз икән-шунда ук полициягә «02»телефоны аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International