Лениногорскилылар, якташыбыз Гамир Латыйпов өчен тавыш бирик

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Территорияләрне Яңа елга бизәү буенча конкурслар Татарстанда ел саен республика Иҗтимагый палатасы эгидасы астында үткәрелә. Соңгы ике елда аларда муниципалитетлар һәм предприятиеләр белән беррәттән Татарстан авылларында һәм шәһәрләрендә яшәүчеләр дә катнаша, алар үз йортларын һәм йорт яны участокларын бизи.

Быел республика халкының «Татар-информ» агентлыгы сайтында интерактив тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләү мөмкинлеге барлыкка килде.

Лениногорскида яшәүче Гамир Латыйпов конкурсның республика турына узды!

Ел символы булган кар фигурасын төзү өчен Гамир Латыйповның өч көне киткән,  биш куб кар кирәк булган. 

Хөрмәтле лениногорскилылар, якташыбыз өчен тавыш бирик! Тавыш бирү өчен сылтама: https://www.tatar-inform.ru/news/kroliki-vs-dedy-morozy-kakie-sneznye-sedevry-v-tatarstane-pobedyat-po-versii-tatmedii-5892518. Игътибар, 10 нчы номер өчен тавыш бирәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International