"Елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" муниципаль конкурсы игълан ителде

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 1 июнендәге 391 номерлы карары һәм «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Президиумы карары нигезендә «Татарстан Республикасы елының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы игълан ителә, шулай ук «Лениногорск муниципаль районы Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлегендә елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» муниципаль конкурсы игълан ителде.

Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2023 елның 16 гыйнварыннан 2023 елның 27 гыйнварына кадәр.

Гаризалар кабул итү урыны: Татарстан Республикасы, Лениногорск шәһәре, Кутузов ур., 1 йорт, 22 кабинет, 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Муниципаль конкурс нигезләмәсе һәм конкурс комиссиясе составы белән Лениногорск муниципаль районының рәсми сайтында танышырга мөмкин. Гаризалар әзерләү мәсьәләләре буенча консультацияләр алу өчен телефон:5-13-80.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International