"Кадрлар резервы" - яшьләр сәясәте өлкәсендә үсәргә теләгән 16-35 яшьлек яшьләр өчен ярты еллык программа.
13 ел эчендә конкурста 13800дән артык кеше үз сәләтләрен тикшерде, барлыгы 2170 кеше укытылды, шуларның 210нан артыгы «резервист» буларак Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына эшкә чакырылды; проектта 260тан артык катнашучы һәм финалист сәнәгать һәм коммерция секторы предприятиеләренә эшкә урнаштырылды; 80нән артык проект тормышка ашырылды, 2460тан артык социаль акция тормышка ашырылды.
"Кадрлар резервы" — чыннан да үсәргә, үз потенциалын тормышка ашырырга, актив гражданлык позициясен күрсәтергә әзер кешеләр өчен мөмкинлекләр. Әгәр дә сез чын күңелдән эшләргә әзер икәнегезгә ышансагыз-заявка бирегез һәм көчегезне сынап карагыз.
"Заявка биргәнче — проектны өйрәнегез, нәрсә өчен баруыгызны һәм нинди сорау белән килүегезне аңлагыз.
Конкурста 16-35 яшьлек Татарстан яшьләре катнаша ала. Барлык конкурс процедураларында һәм белем бирү программасында катнашу өчен төп шарт – Россия Федерациясе гражданы булу һәм Татарстан Республикасы территориясендә яшәү.
Проектның заявка кампаниясе 2023 елның 3 февраленә кадәр www.rezervrt.ru. сайтында дәвам итәчәк:
Катнашу өчен кирщк булачак:
1. Сайтта гариза бирергә https://rezervrt.ru/;
2. Сайтта бирелгән форма буенча резюме тутырырга.