ТОСлар үз микрорайоннары ишегалларында традицион чараларны тәмамладылар. Ике йөздән артык бала Яңа ел бәйрәмнәрендә күңел ачты. Сәгать ярымлык программалар Кыш бабай һәм Кар Кызы, әкият персонажлары һәм Яңа ел символы - куян белән очрашуны да үз эченә алган иде.
Балалар һәм өлкәннәр әйлән-бәйләмнәрдә, хәрәкәтле уеннарда һәм концерт программасында актив катнаштылар, моның өчен татлы бүләкләр алдылар. ТОСлар ел дәвамында төрле конкурсларда, чыршы бизәүдә катнашкан күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм кәефен тудыруга «Арго» ҖЧҖ, «Техника» ҖЧҖ, «Жилсервис» ҖЧҖ, «Оникс» ҖЧҖ, «Домстрой» ҖЧҖ хезмәт күрсәтүче оешмалар, Лениногорск шәһәр Советы депутатлары ярдәм күрсәттеләр.
2023 елда барысына да сәламәтлек һәм уңышлар телибез!