Лениногорск районы башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәеновның Яңа ел һәм Раштуа белән котлавы

2022 елның 31 декабре, шимбә

Кадерле лениногорлылар!

Хөрмәтле шәһәребез һәм районыбыз кунаклары!

Сезне ихлас күңелдән Яңа 2023 ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм! Бу бәйрәмнәр тылсым һәм могҗизалар көтү, якты өметләр һәм киләчәккә ышаныч белән сугарылган.

Узып баручы ел безне  берләштерде, ныклыкка һәм чыдамлыкка тикшерү булды, Лениногорск районында теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә сәләтле битараф булмаган, эшчән кешеләр яшәвен күрсәтте.

Яңа елда без ирешелгәннәрне ныгытырга гына түгел, ә билгеләнгән курсны дәвам итәргә, һәркайсыбызның тормышын уңайлырак итәргә тыршырга тиеш.

2022 елгы вакыйгалар арасында Лениногорскида Россиядә халык сәнгате һәм Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган чаралар узды. Социаль-мәдәни һәм инфраструктур объектлар ачылды, юллар яңартылды, яңа торак төзү, мәктәпләр һәм балалар бакчаларын ремонтлауны дәвам ителде. Лениногорск районы спорт-туристлык маршрутын төзекләндерү өчен Бөтенроссия конкурсында грант отты. Яңа ел алдыннан Лениногорск районына тугрылыклы булган һәр кешегә, аның үсешенә һәм чәчәк атуына  өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Бары тик уртак тырышлык белән генә без барлык килеп туган кыенлыкларны җиңәчәкбез. 

Кадерле Лениногорск муниципаль районы халкы! Яңа ел һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык һәм мәхәббәт алып килсен! Һәркемгә сәламәтлек һәм уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International