Сак булыгыз: балалар һәм пиротехника!

2022 елның 30 декабре, җомга

Бәйрәм көннәрендә травмпунктларга мөрәҗәгатьләр статистикасы буенча, күп кенә ата-аналарның үз балаларына пиротехника эшләнмәләренең уенчык булмавын һәм фейерверклар белән бик сак эш итәргә кирәклеген аңлатмаулары күренә. Сүз уңаеннан, 14 яшькә кадәрге балаларга пиротехниканы бөтенләй сату тыела. 

Күңелсезлекләр булмасын өчен, берничә кагыйдәне истә тотарга һәм үтәргә кирәк.

Пиротехника һәм фейерверкларны махсус кибетләрдә генә сатып алыгыз.

Пиротехник әйберләрне фатирда кулланмагыз, чөнки аларның күбесе янганда зарарлы матдәләр бүлеп чыгара.

Көчле фейерверкны йортлар янында, шулай ук көчле җил булганда кулланырга ярамый.

Җайланма өстенә беркайчан да иелмәгез.

Беркайчан да пиротехник әйберне кабат яндырырга ярамый.

Салютлар, петардаларны кешеләргә яки үзеңә, хәтта шаяртып та җибәрергә ярамый.

Балаларны пиротехник эшләнмәләрне кулланганда якын җибәрмәгез, чөнки бу фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International