Бүген Мәдәният сараенда ел йомгакларына багышланган тантаналы чара узды, анда Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов район һәм шәһәрнең күренекле кешеләрен бүләкләү тантанасын үткәрде.
Бәйрәм кунаклары арасында 10 яшь лениногорскилы бар иде, алар Кыш Бабайга хат язган булганнар. Әлеге балаларның Яңа ел теләкләрен шәһәр һәм район Советлары депутатлары, «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында «Кыш бабай бул»депутат проектында катнашкан предприятие, иҗтимагый оешма җитәкчеләре ярдәмендә тормышка ашырылды.
Нәтиҗәле һәм уңышлы хезмәттәшлек, шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Лениногорск районының Рәхмәт хатлары төрле номинацияләрдә 40тан артык Лениногорскилыга тапшырылды.
Барыгызны да лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз, шәһәребез һәм районыбыз иминлегенә керткән өлешегез өчен рәхмәт!