Яңа ел алдыннан Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов күп балалы гаиләләрдә булды.
Зәй-Каратай авылыннан Гыйльметдиновлар гаиләсендә-биш бала. Гаилә күп балалы гына түгел, олы йөрәкле дә: ирле-хатынлы өлкән яшьтәге кешеләрне карый.
Ильясовлар гаиләсе Лениногорскида яши. Өч бала әби карамагында.
Рәгать Галиәгъзамович ата-аналарны һәм балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм аларга бүләкләр һәм тәм-том тапшырды.