Яңа ел алдыннан Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов Бөек Ватан сугышында катнашкан Александра Рутковскаяны якынлашып килүче 2023 ел белән котладылар.
Александра Макаровна кунакларны күтәренке кәефтә каршы алды, хатирәләре белән уртаклашты, игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Ул 1924 елда Лениногорск районының Воздвиженка авылында туа. 18 яшендә үз теләге белән ФЗӨгә укырга керә һәм бер елдан соң немецлар җимергән тимер юлларны торгыза башлый.
«1944 елда безне, ике кызны, хәрби частькә алдылар-пешекчеләр кирәк иде. Җиңүне без Берлиннан 12 километр ераклыкта каршыладык", - дип сөйләде ул.
Рәгать Галиәгзам улы ветеранның сәламәтлеге, яшәү шартлары белән кызыксынды.