Лауреатларны Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәгә чакырып бүләкләделәр.
Лениногорскида Шамил Бикчурин премиясе өч елга бер тапкыр бирелә. Быел комиссиягә 8 кандидат эшләрен тапшырган булган, шунысы сөенечле: комиссия аларның берсен дә төшереп калдырмыйча, барысын да премиягә лаеклы дип тапкан.
Лауреатларны җиңүләре белән котларга дип район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова, Ш. Бикчурин исемендәге “Чишмә иҗат берләшмәсе” җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шәмсуаров килде.
Рәгать Хөсәенов лауреатларга мәдәният, иҗат өлкәсендәге казанышлары өчен премияләр тапшырды.
«Проза» номинациясендә: шагыйрь, прозаик, публицист, «Вишневое лето», «Счастье приходит весной», «Встречи у костерка», «Марро Туратано» китаплары авторы – Бормотов Юрий
«Шигърият» номинациясендә: «Җан авазы», «Күңел көзгесе» китаплары авторы – Сөләйманова Әлфия
«Шигърият» номинациясендә: ТР Чуваш язучылар берлеге әгъзасы, «Путь к себе» китабы авторы, Яңа Сережкинода яшәүче Саушкина Антонида
«Публицистика» номинациясендә: 11нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Сәмигуллина Венера
«Мәдәният» номинациясендә: Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсе
«Мәдәният» номинациясендә: «Чишмә» әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Кәбирова Гөләндәм
«Сәнгать» номинациясендә: Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы – Тамамян Агуник .
«Мәгърифәтчелек» номинациясендә: Н.М.Кудашев исемендәге Лениногорск балалар музыка мәктәбе укытучысы – Исхакова Фәридә.
Лауреатларны шагыйрь Таһир Шәмсуаров, мәдәният тармагы ветераны Фәйзи Хөснуллин котлады.
Лауретлар: Венера Сәмигуллина, Юрий Бормотов, Антонида Саушкина үзләре турында, эшләре белән таныштырып үттеләр.
Әлеге күңелле бәйрәм мизгелләре нәфис сүз, җыр белән үрелеп барды.