Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов "Теләкләр чыршысы" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Ул Адель Имамовның яңа ел теләген үтәде һәм аңа яндекс станциясе бүләк итте.
Малай әлеге "акыллы колонка турында" күптән хыялланган, аның ярдәмендә әкиятләр, музыка тыңларга һәм күп яңа нәрсәләр белергә мөмкин. Рәгать Галиәгҗамович малайга һәм гаиләсенә сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Ә Адель шигырь сөйләде.