Яңа ел бәйрәме алдыннан район Башлыгы Рәгать Хөсәенов актив иҗтимагый, остазлык һәм хәрби-патриотик эшчәнлек алып баручы ветераннар һәм җәмәгатьчеләр белән очрашты.
Район башлыгы аларны муниципаль районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән кыскача таныштырды, тормышка ашырылган проектлар һәм алдагы елларга планнар белән уртаклашты.
Рәгать Галиәгъзамович аларга уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде.