Лениногорск нефть техникумы федераль пилот мәйданчык сыйфатында, һөнәри юнәлешне исәпкә алып, гомуми белем бирү дисциплиналарын укытуның методик системасын кертүдә катнашучылар өчен Бөтенроссия конкурсы призеры булды.
Һөнәри белем бирүне үстерү федераль институтының (Мәскәү шәһәре) укыту-методик материаллар комплекты һәм төбәктәге иң яхшы материаллар комплекты өчен призерлар дипломнарын нефть техникумы укытучылары Әхмәтҗанова Лилия Хәмзә кызы, Мадиева Татьяна Александровна, Ризванова Гөлнара Гамир кызы алды.
«Гомуми белем бирүне гамәлгә ашыруның иң яхшы белем бирү модельләре» Бөтенроссия конкурсы призерларын котлыйбыз!