Рәгать Хөсәенов ТКХ мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм район башкарма комитетлары җитәкчеләре, «Центр ЖКХ и С» АҖ идарәче компаниясе, хезмәт күрсәтүче оешмалар, шулай ук «Водоканал» ҖЧҖ, «ЛТС» ҖЧҖ, «Лениногорскгаз» ЭПУ, «Татэнергосбыт»АҖ ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән киңәшмә үткәрде.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов хезмәт күрсәтүче оешмаларга, ТКХ хезмәтләрен сыйфатсыз күрсәтүгә, шулай ук халыкның ТКХ өчен бурычлары арту буенча атгый рәвештә чыгыш ясады.

Рәгать Хөсәенов хезмәт күрсәтүче оешмалар җилкәсендә бик зур һәм җаваплы эш алып барылуын билгеләп үтте.  Кызганычка каршы, барысы да ачык һәм намуслы эшләми. Бу хакта гражданнарның шәһәр администрациясенә, социаль челтәрләр, Халык контроле системасы, кире элемтә платформасы аша даими мөрәҗәгатьләре, шулай ук җитәкчеләрнең шәхси кабул итүләре раслый.

Утырышның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча ТКХ өчен кичектерелгән бурычлар суммасы, ТКХ өчен түләүләр җыю турында район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Гөлназ Иванова чыгыш ясады.

Идарәче компаниянең "Татэнергосбыт" АҖ алдындагы бурычлары мәсьәләсе буенча филиал начальнигы Альберт Касыймов хәбәр итте.

Халыкның торак һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар алдындагы бурычларын түләү буенча башкарылган эш турында «ТКХ үзәге һәм С» АҖ директоры Фәрит Фәрхетдинов чыгыш ясады.

«Исток-башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге директоры Елена Әхмәтҗанова социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең бурычлары буенча алып барылган эшләр һәм агымдагы вәзгыять турында чыгыш ясады.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны түләтү буенча башкарылган эш турында суд приставы Раил Галиев чыгыш ясады.

Рәгать Хөсәенов сүзләренчә, хакимият органнары бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирми башлагач, түләүләр җыю күрсәткечләре кими башлый.

Рәгать Хөсәенов йорт яны территориясен чүп-чардан һәм пычрактан чистартуда, ишегалды территориясен кардан чистартуда, күпфатирлы йортларның түбәләрендә боз һәм карны бетерүгщ игтибар итщргщ кушты. Бу юнәлештә эшне көчәйтергә, шулай ук халык белән элемтәне яхшыртырга кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International