Грек-рим көрәше буенча нәтиҗәләр

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

2022 елның 22-24 декабрендә Волжск шәһәрендә яшүсмерләр арасында спорт (грек-рим) көрәше буенча Б.С. Чубынин истәлегенә ачык республика турниры узды. Ярышларда төрле төбәкләрдән 120 дән артык спортчы катнашты.

3 нче номерлы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлеге көрәшчеләре түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Никифоров Станислав – 1 урын, Власов Артем-2 урын, Зубаровский Макар – 3 урын.

24 декабрьдә шулай ук 2009-2012 елларда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча  Түбән Кама шәһәрендә ачык турниры узды. Турнирда Антонов Павел һәм Вәлиәхмәтов Камил җиңүче булды. Пикалев Илья һәм Ялалов Радмир турнирның көмеш призерлары булды. Пьедесталның өченче баскычын Данил Петряков, Бажитов Матвей, Пикалев Александр алды.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International