Лениногорскида "Демография" милли проектын тормышка ашыру дәвам итә

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

10 гыйнвардан Лениногорск районының "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Лениногорск үзәк хастаханәсе»  белән берлектә «Демография» милли проектының «Өлкән буын»федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә. Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру, скрининг, covid-19дан вакцинация узу өчен медицина учреждениеләренә, федераль бюджеттан алынган махсус автотранспортта китерү гамәлгә ашырыла.

2022 ел башыннан медицина учреждениеләренә профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү өчен авыл җирендә яшәүче 1513 кеше китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International