Бакчачылар берлегенең Лениногорск бүлеге вәкилләренең очрашуы үтте

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген мэриядә Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә Татарстан Республикасы Бакчачылар берлегенең Лениногорск бүлеге вәкилләре очрашты.

Чарада ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстанның Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Лениногорск муниципаль районының Совет һәм Башкарма комитеты бүлекләре һәм хезмәтләре вәкилләре катнашты.

Аннары Лениногорск муниципаль районының коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренең һәм аерым бакчачыларның актуаль проблемалары буенча фикер алышу булды.

Лениногорск МР Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова кунакларга конструктив ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә Лениногорск муниципаль районында бакчачылыкны үстерү мәсьәләләре белән системалы рәвештә махсус эшче төркем шөгыльләнәчәген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International