Лениногорскида яңа ел бәйрәмнәрендә куркынычсызлык көчәйтеләчәк

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск районында Яңа ел бәйрәмнәрен уздыру чорында янгын, иҗтимагый иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Лениногорск муниципаль районы буенча надзор эшчәнлек һәм профилактик эш бүлеге начальнигы, эчке хезмәт подполковнигы Дамир Вилданов Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү чорында янгын куркынычсызлыгы турында сөйләде.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов якынлашып килүче бәйрәмнәрдә бу аеруча мөһим тема, дип билгеләп үтте. Кешеләр еш кына газ җиһазларын урнаштыру һәм куллану кагыйдәләрен төгәл үтәмиләрр, бу куркыныч хәлгә китерергә мөмкин.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов хезмәтләргә өстәмә рәвештә үз учреждениеләрен һәм оешмаларын янгын куркынычсызлыгы һәм янгынга каршы режим таләпләрен үтәүгә профилактик тикшерүләр үткәрергә кушты; предприятие һәм учреждениеләрдә өстәмә рәвештә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча инструктажлар үткәрергә, ашыгыч оператив хезмәтләрнең учреждениеләргә, оешмаларга һәм торак пунктларга тоткарлыксыз йөрүен тәэмин итәргә, кар һәм боздан керү юлларын, юлларны һәм янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын, мәгариф объектларында (мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре) өстәмә профилактик әңгәмәләр үткәрергә кирәк, диде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International