Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлешле конкурсларда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында Лениногорск районы мәктәпләре укучылары да бар.
"Белеп тор һәм моңа юл куйма! конкурсының «Плакат» номинациясендә (5 - 9 сыйныф) - Ваһапова Лилия гран-прига лаек булды, III урынны 1 - 4нче сыйныфлар арасында - Ильин Илья - 13нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары алды.
«Илем киләчәге минем кулларда» дип исемләнгән иншалар конкурсында Иске Куак мәктәбе укучысы Раил Сәйфуллин Гран-при алды.
Котлыйбыз!