Шәһәр һәм район Советлары депутатлары бюджетны икенче укылышта кабул итте

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән сессиясе узды.

Аның эшендә шәһәр һәм район Советы һәм Башкарма комитетының җитәкче һәм җаваплы хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2023 елга Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы бюджетын икенче укылышта кабул итү турындагы мәсьәлә булды.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Раил Хәмидуллин депутатлар алдында беренче укылыштан соң бюджетка кертелгән төзәтмәләр белән чыгыш ясады. Ул бюджет турында беренче укылышта фикер алышканда депутатлар төп финанс район документын эшләп бетерү буенча тәкъдимнәр әзерләгәнен искәртте.

Шәһәр һәм район Советлары депутатлары 2023 елга һәм 2024-2025 еллар планлы чорына бюджетны хупладылар.

Лениногорск районы территориясендә ачык тыңлауларны оештыру һәм уздыру тәртибе, шулай ук «Вода района» муниципаль предприятиесе төзү турындагы Положениегә үзгәрешләр кертү турында Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Сергей Тимаков чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International