Соңгы елларда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең туган көнен халыкны кабул итү буенча чаралар үткәрү матур традициягә әйләнде.
1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр шәһәрдә партия оешуга 21 ел тулу уңаеннан гражданнарны кабул итү декадасы узды.
Җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә һәм шәхси кабул итү мәйданнарында Лениногорск шәһәр Советы депутатлары үз сайлау округларыннан гражданнар белән шәхсән очраштылар.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаилә әгъзалары, инвалидлар һәм агымдагы мәсьәләләргә аерым игътибар бирелде.
Кабул итүдә 10 депутат катнашты, барлыгы 12 сорау килде.
Әйтик, шәһәр депутатлары инвалид бала өчен небулайзер аппараты, инвалид кызы өчен дарулар һәм инвалид балаларның ата-аналары өчен «Дари добро» иҗтимагый оешмасына матди ярдәм алырга булышты.