Белгечләр "Мәгълүмати куркынычсызлык" дигән дәрес үткәрделәр

2022 елның 14 декабре, чәршәмбе

13 декабрьдә «6 нчы мәктәп» базасында «Логос «балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге» МБУ педагог-психологлары Мортазина Диләрә Рәис кызы һәм Седова Ирина Михайловна яшьләр белән «Мәгълүмати куркынычсызлык»дигән чара үткәрделәр.

Әлеге чараның максаты: яшьләрдә мәгълүмат продукциясен мөстәкыйль, җаваплы куллану күнекмәләрен формалаштыру,медиа грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү.

Балалар заманча мәгълүмати мохиттә җаваплы һәм куркынычсыз тәртип кагыйдәләре белән таныштылар, челтәр белән аралашу кагыйдәләрен өйрәнделәр. Балалар актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, биремнәрне үтәделәр, ребуслар чиштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International