8 декабрьдә «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин гражданнарны кабул итте.
Депутат тарафыннан шәһәр халкыннан төрле сораулар белән 11 мөрәҗәгать каралды: инвалидлар өчен социаль торак, шәһәрдә спортны үстерү, сәламәтлек саклау мәсьәләләре һәм башкалар. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирелде, эшкә алынды һәм вазыйфаи затларга тиешле йөкләмәләр бирелде.