Яшь лениногорскилыларга РФ Конституциясе көнендә паспортлар тапшырдылар

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Лениногорск ЗАГС бүлегендә 15 яшь гражданга тормышларындагы мөһим документ - паспорт тапшырылды. Яшь лениногорскилыларның шатлыгын уртаклашырга әти-әниләре, дуслары килгән иде.

Аларны район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков котлады. "Паспорт тапшыруны менә шулай тантаналы төстә үткәрү бездә матур традициягә керде. Ә бүген бигрәк тә әһәмиятле көн. Россия Федерациясе Конституциясе көне.  Сез хәзер  илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Туган илебезне, кече Ватаныгызны яратыгыз, аның чын патриотлары булыгыз. Әти-әниләрегезне хөрмәт итегез. Мәктәптә тырышып укып, аннан киләчәккә һөнәр алып, зур уңышларга ирешегез", - диде ул.

Яшь гражданнарга паспорт белән бергә истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова ЗАГСтан гаилә хокукларына кагылышлы китаплар да тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International