Лениногорскида инглиз теле укытучылары өчен республикакүләм семинар узды

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Лениногорск шәһәренең 7 нче мәктәбендә инглиз теле укытучылары өчен «Чит тел дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә XXI гасыр компетенцияләре нигезе буларак укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру»дигән темага республикакүләм семинар узды.

Семинарны уздыруның максаты гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларының функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм үстерү өлкәсендә педагогларның һөнәри компетентлык дәрәҗәсен күтәрү иде.

Семинар эшендә Татарстан Республикасының 17 районыннан (Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Сарман, Спас, Чистай, Авиатөзелеш, Яңа Савин р-ны) гомуми белем бирү оешмаларыннан йөздән артык инглиз теле укытучылары катнашты.

Семинар барышында чит тел дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру технологияләрен үзләштерүгә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды.

Инглиз теле укытучыларының эш тәҗрибәсе гомумиләштерелде: интеграцияләнгән дәресләр, дәрестән тыш эшчәнлек дәресләре, мастер-класслар күрсәтелде. Семинар темасына мастер-класслар рәвешендәге укытучыларның чыгышлары практик-юнәлешле булды. Төп компетенцияләрнең берсе буларак уку грамоталылыгын формалаштыру алымнарына аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International