Хөрмәтле лениногорскилылар, шәһәр һәм район кунаклары!

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

Лениногорск районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр иткәнчә, 2022 елның 19нчы декабреннән алып, 2023 елның 8 нче гыйнварына кадәр республикада, шул исәптән муниципаль районда янгынга каршы махсус режим кертелә.

Яңа ел бәйрәме төрле фейерверк, бенгаль утлары һәм башка шуның ише шартлый, яна торган нәрсәләргә бәйле. Күбесе бәйрәм алдыннан матур тартмаларга салынган мини-салютлар, петардалар алмый калмый. Күпчелек очракта аларны ничек куллану турында кытай яки инглиз телләрендә языла. Шул сәбәпле ата- аналар, олылар еш кына үз белдекләренә таянып, эш итәләр. Әмма мондый башбаштаклык күп очракта хастаханәнең травматология, яну-пешү бүлегенә алып килә. Кул-аяклар, тән пешү, колак-күзләр яралану, хәтта күзне югалту белән бәйле фаҗигаләр күпчелек очракта балалар белән килеп чыга.

Пиротехник әйберләр сатып алганда, аның сертификаты, рус телендә язылган инструкциясе булырга тиеш. Инструкциянең аерым кәгазьгә язып ябыштырганы түгел, ә пиротехника салынган тартманың үзенә язылуы зарур. Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге район халкына пиротехник эшләнмәләр, фейерверк, бенгаль утлары, флэпларны махсус кибетләрдән генә сатып алырга, аларны куллану кагыйдәләрен игътибар белән укырга кирәген кисәтә. Шулай ук, кечкенә балаларга ракета, петарда һәм башка пиротехниканы мөстәкыйль эшләтеп җибәрергә рөхсәт итмәскә, пиротехниканы урамда, махсус бүлеп бирелгән мәйданчыкларда гына кулланырга мөмкин булуын белдерә.

Лениногорск шәһәрендә пиротехника өчен махсус мәйданчык Тукай һәм Чайковский урамнары киселешендә урнашкан. Янгынга каршы махсус режимны бозучыларга карата, Россия Федерациясе законнары тарафыннан җаваплылык кулланылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International