8 декабрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лариса Голдобина «Волонтер» доброволец үзәге волонтеры белән берлектә хезмәт ветераны Мария Трифоновага бардылар.
Мария Семеновна - Самара өлкәсендә туган, шәһәребезгә төзелеш башлангач килгән, кияүгә чыккан, тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләгән. Мария Семеновна шәһәрнең нефть предприятиеләренең берсендә хисапчы булып эшләде. Бүген ул лаеклы ялда, яраткан шөгылечәчәкләр үрчетү.
Волонтерлар Мария Семеновнага кибеткә барып, азык-төлек һәм дарулар алырга ярдәм итте. Аннары ул үзенең тормышы белән уртаклашты, шәһәребезнең ничек төзелүе һәм үсүе турында сөйләде. Саубуллашканда Мария Семеновна күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде, волонтерга сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде.