Лениногорскида Ватан Геройлары хөрмәтенә чәчәкләр салу тантанасы узды

2022 елның 9 декабре, җомга

Бүген, 9 декабрьдә, Ватан Геройлары көнендә, Лениногорскида «Мәңгелек ут» мемориалына, шулай ук Россия Герое Дамир Исламовка чәчәкләр салу тантанасы булды.

Чәчәкләр салуда Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы һәм шәһәре хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев, иҗтимагый оешма вәкилләре, мәктәп укучылары, битараф булмаган кешеләр, Дамир Исламовның дуслары һәм туганнары катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International