7 декабрь көнне Лениногорск нефть техникумы базасында педагог-психологлар Седова Ирина Михайловна Һәм Мортазина Диләрә Рәис кызы "Мөмкинлекләр – чикле, сәләтләре чиксез!» дигән Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара үткәрде. Әлеге чараның максаты - хәзерге заманда мөмкинлекләре чикле кешеләрнең безнең һәрберебез кебек үк булуын аңлау.
Педагог-психологлар студентларның рухи - әхлакый сыйфатларын: шәфкатьлелек, үзара ярдәмләшүне үстерүгә ярдәм иттеләр.
Ахырдан «Инвалидлар турында социаль видеоролик» күрсәтелде.