Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә пазлотерапия

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

6 декабрьдә Инвалидлар декадасы кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре пазлотерапия дигән чара уздырганнар. Чараның максаты - чарада катнашучыларда фантазия, игътибар, хәтер, фантазия, логик һәм киңлек фикерләвен, күзәтүчәнлекне, җитезлекне, сабырлыкны үстерү.

Урдалаыавылы китапханәсендә социаль хезмәткәрләр, «көмеш яшь» волонтерлары белән берлектә, өйдә хезмәт күрсәтелүче инвалидлар, Әхмәтов Җәмит һәм Бикбов Мөнир өчен чара үткәрделәр. Очрашуда барысы бергә «Карлыгач»дигән яңа ел темасына башваткычлар җыйдылар. Бергәләп җыелган рәсемне һәркем үзенә истәлеккә алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International